95-летие Бавлинского района
22-нче август көнне, Мортаза авыл китапханәсе, Мәдәният йорты, Ак калфак оешмасы, Ветераннар советы оешмасы берлектә бәрәңгегә багышланган "Бәрәңге - икенче икмәк" дип исемләнгән кичә уздырдылар.
Чара Баулы районының 95-еллыгына багышланды.
Элек-электән безнең әби-бабаларыбыз бәрәңге алган вакытта, көтү көткәндә, көлгә күмеп бәрәңге пешереп ашаганнар. Ял көннәрендә, бәйрәм чорларында халык Димескәй буена төшеп, туган-тумачалар белән бергәләшеп аралашканнар һәм көлгә бәрәңге күмеп сыйланганнар.Учакта пешкән бәрәңгенең хуш исләре тирә-юньгә таралган, кара күмергә батып бетсәңдә, ә тәмлелеге.
Бу гадәтне югалтмаска, яшҗ буын балаларына тапшырырга, саклап калырга тиешбез.
Бөек Ватан сугышы чорларында, совет солдатларын бәрәңге ачлыктан коткарып калган,икмәкне алыштырган.
Бәрәңге - тырышлык бәйгесе.Әйбәт уңыш алыр өчен күпме тырышырга кирәк, шул тырышлыкны аңлату, авыл халкының эшчән булуын дәлилләү, бу чараның төп максаты.
Чарага килгән кунаклар төрле уен-конкурсларда катнашып көч сынаштылар, күңел ачтылар.
"Өстәлләрдә булсын икмәк, бәрәңге!" исемле китап-күргәзмәсенә күзәтү ясалды, күргәзмәдә Татар халык ашлары китаплары һәм бәрәңге!" исемле китап-күргәзмәсенәкүзәтү ясалды, күргәзмәдә Татар халык ашлары китаплары һәм бәрәңгедән милли ризыклар урын алдылар.
Чарада "Хатын-кызлар дөньясында"исемле түгәрәгенә йөрүчеләр катнашты.