«Бердәм фольклор көне»
17-нче июль көнне, Мортаза авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, "Ак калфак" оешмасы, "Ветераннар советы" оешмасы бергәләп "Бердәм фольклор көне" акциясенә кушылдылар һәм "Кич утыру" йоласы күрсәттеләр.
Элек-электән безнең әби-бабаларыбыз кышкы озын, суык кичләрдә, кул эшләрен кыстырып кич утырырга йөргәннәр. Күрше тирәләр, туган-тумачалар җыелышып кич утырганнар.
Хатын-кызлар йон язганнар, йон эрләгәннәр, җеп катканнар, бәйләм бәйләгәннәр, чигү чикәннәр, оекбашлар чурганнар, ә бабайлар һәм әтиләр киез итек төпләгәннәр, читән үргәннәр.Шулай күңелле итеп шау-гөр килешеп эштән кайткач, кул эшләре эшләнгән.Күзләре, куллары талып китсә уеннар да уйнап алганнар, мәкальләр дә һәм табышмаклар да әйтешкәннәр.
Чарага килгән яшь буын балаларына онытыла барган халкыбызның милли йолалары һәм гореф-гадәтләре турында сөйләдек.Кичәдә халкыбызның милли уеннары "Йөзек салышлы", "Ватык телефон", "Очты-очтылар" уйнатылды, татар халык җырлары җырланды һәм әйтемнәре өйтелде.
Әби-бабаларыбыз кунакчыл булганнар, йортка кергән кунакны ике чынаяк чәй эчермичә, чыгарып җибәрмәгәннәр.Бездә шул тәртипне саклап, чарага килгән кунакларны чәй белән сыйладык.
"Әбием сөлгесе-күңелем көзгесе" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.