Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

"Бердәмлектә көч"

26-нчы июнь көнне, Мортаза авыл халкы чираттагы гуманитар ярдәмне җыеп озаттылар.

 Авыл халкы хәрби операциядагы егетләребезгә, куллардан килгәнчә ярдәм итеп торалар. Чөнки алар безнең тынычлыкны, илне саклап, сугыш кырында көч куялар.

 Авылдашлар тизрәк сугыш әфәтләре тукталсын иде, илләрдә тынычлык урнашсын дигән теләкләрдә калалар.

  Гуманитар ярдәмне авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырдылар.

 Бар катнашучыларга бик зур рәхмәт!