Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

Сабантуй

8-нче июнь көнне, Кырым-Сарай авыл җирлеге, Мортаза авылында Сабантуй бәйрәме гөрләп узды.

 Бәйрәм җыр, бию һәм борынгыдан калган әби-бабаларыбызның милли уеннары белән үрелеп барды.

 Бәйрәмгә җыелган авыл халкын һәм килгән кунакларны Кырым-Сарай авыл җирлеге башлыгы Дамир Әхтәм улы Шакирҗанов, район хакимияте исеменнән Дарина Зәйтүн кызы Ганиева бәйрәм белән тәбрикләделәр һәм изге теләкләрен җиткерделәр.

 Безнең авыл җирлегендә күп милләт кешеләре яши, без бөтен халыклар белән бергә, бер гаилә булып бәйрәмнәрне үткәрәбез.Бу - үзе бер зур байлык.

 Бәйрәмгә килгән Баулы шәһәре, Муса Җәлил исемендәге Мәдәният йорты артистларына бик зур рәхмәтебезне белдерәбез!

 Сез безнең бәйрәмгә моңлы җырларыгыз белән ямь  өстәдегез.Әфәрин!

 Авылыбызның яшь талантларына, балаларга, "Өммегелсем" коллективы кызларына, аеруча Рәвия Сахабиевага, Нурзия Муллакаевага һәм Ләйсән Шәриповага чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез!!!

 Халкыбызга җан тынычлыгы, хезмәттә һәм яшәештә уңышлар телибез, дөньялар тыныч булсын, сугыш әфәтләре тукталсын дигән теләктә калабыз!

 Бәйрәмне Мортаза авыл китапханәсе, Мортаза мәдәният йорты, Кырым-Сарай авыл җирлеге, Кырым-Сарай мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре оештырдылар.