Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

Бердәмлектә көч

7-нче июнь көнне Мортаза авыл халкы чираттагы гуманитар ярдәмне җыеп, хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә озаттылар.

 Укучы балалар, китапханәче һәм сәнгать җитәкчесе белән бергәләп Ватанны саклаучы солдатларга хатлар язып салдылар.

 Ярдәм кулын сузган, өй җылысы һәм җан җылысы бүлешкән авылдашларга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез!

 Китапханә гуманитар ярдәм җыю үзәге булып тора, килгән һәр кеше, китапханәдәге китап-күргәзмәләре белән таныша, өйдә укыр өчен китаплар сайлап алалар.