Акция - поздравление
7-нче май көнне, Мортаза авылы Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре берлектә, тыл хезмәтчәннәрен Рәсимә Хәмидулла кызы Галимованы һәм ветеран толы Мөзәянә Фәтхулла кызы Каримованы Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, өйләренә барып бәйрәм белән тәбрикләделәр.
Кырым-Сарай авыл җирлеге башлыгы Дамир Шакирҗанов ветераннарга Татарстан Рәисе Миннеханов Р.Н., Баулы районы башлыгы Гөзәиров И.И.,Исполком исеменнән бәйрәм открыткалары һәм күчтәнәчләр тапшырды, бәйрәм белән тәбрикләде һәм изге теләкләрен җиткерде.
Китапханәче "Тыл геройлары" исемле китап бүләк итте.