Тукай мәңгелек шәхес
24-нче апрель көнне Мортаза авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре берлектә "Тукай мәңгелек шәхес" дип исемләнгән әдәби сәгать уздырдылар.
Чара бөек татар халык язучысы Габдулла Тукайның тууына 139ел тулу уңаеннан үткәрелде.
Чарага килгән балалар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, кычкырып "Кәҗә белән сарык", "Су анасы" әкиятләрен укыдылар, татар халык әйтемнәрен искә алдылар.
"Габдулла Тукай бөек шәхес" исемле китап-күргәзмәсенә күзәтү ясалды, күргәзмәдә язучының шигырьләре, әкиятләре урын алдылар.