Матур булу серләре
Бүген, 17-нче апрель көнне Мортаза авылы Мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Матур булу серләре" исемле мастер-класс үткәрелде.
Чарага "Хатын-кызлар дөньясында" һәм "Сүнмәс йолдызлар" исемле түгәрәкләренә йөрүче хатын-кызлар чакырылды.
Чараны профессиональ косметолог, Мэри Кэй косметикасы белән махсус шөгыльләнүче консультант Рәйсә Шәвәлиева алып барды.
Ул макияж ясар алдыннан бит тиресен әзерләргә кирәклеге турында сөйләде, иң алдан мицелляр су белән битне яхшылап юарга, аннары тоник ярдәмендә битне йомшак кына сөртеп алу киңәш ителә, яңадан сыворотка кулланырга була дип күрсәтеп сөйләде.Күз тирәләренә сөртелә торган кремны әкрен генә бармак очлары белән буярга тәгъдим итте, биткә крем сөртергә, махсус бит кремы кулланырга кирәклеген аңлатты.
Йокларга ятыр алдыннан макияжны юып, битне чистартырга кирәк, чөнки косметикадан битнең тиресе тиз картая, һәр хатын-кыз яңа күлмәк кияргә ярата, күлмәкләрне алыштырып була, ә битне ходай ничек биргән, шулай йөрисең шул, матурлыкны саклап калыр өчен, көндә биш минут булсада, битне чистартуга макияж ясарга кирәклеген аңлатты.
Бигрәк тә язгы, җәйге көннәрдә биткә һәм кулларга крем сөртергә кирәклеге турында сөйләде.
Чарага килгән кунакларга барысы да бик охшады, яңа гына канатлары үсеп чыккан кошчыклар кебек үзебезне тоябыз диделәр, бигрәк тә битне яшәртеп җибәрә торган макияж ысуллары охшады, чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.