Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

"Каюм Насыйри татар халкының якты йолдызы"

25-нче март көнне, язгы каникуллар чорында, Мортаза авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты  хезмәткәрләре берлектә, күренекле татар язучысы мәгърифәтче, галим Каюм Насыйри тууына 200 ел тулу уңаеннан "Каюм Насыйри татар халкының якты йолдызы" исемле мәгълүмәт сәгате уздырдылар.

 Чарага килгән кунаклар Каюм Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, видео-слайдлар карап тулырак мәгълүмәт алдылар.

 Китапханәдә "Каюм Насыйри - мәгърифәтче, галим, остаз" дип исемләнгән китап-күргәзмәсенә күзәтү ясалды, күргәзмәдә язучының китаплары урын алды.