Хуш киләсең Нәүрүзбикә!
23-нче март көнне Мортаза авылы мәдәният йортында "Хуш киләсең Нәүрүзбикә!" исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде.
Бәйрәмдә борынгыдан килгән, кышны озатып, язны каршылау йоласы театральләштергән формада күрсәтелде.
Бәйрәм кичәсе җыр һәм бию белән үрелеп барды.
Чарага килгән кунаклар татар милли уеннарда катнашып күңел ачтылар. "Карга" боткасы авыз иттеләр, бергәләшеп гөрләшеп чәй эчтеләр, чарада СВОда катнашучыларның туганнары актив катнаштылар.
Ураза тотучы кунаклар да буш китмәделәр, авыз итер өчен ботканы контейнер савытларга салып бирелде.
Чараны авыл китапханәсе һәм авыл клубы хезмәткәрләре берлектә әзерләделәр.