Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

Чәчәк бәйләме

7-нче март көнне, Мортаза авыл китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре, Ветераннар советы оешмасы, Ак калфак оешмасы берлектә Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә "Чәчәк бәйләме" исемле концерт программасы оештырдылар.

 Чара җыр, бию, шигырь юллары белән үрелеп барды.

 Крым-Сарай авыл җирлеге башлыгы Дамир Әхтәм улы Шакирҗанов чарага килгән гүзәл затларны бәйрәм белән тәбрикләде.

 Бәйрәм концертында Крым-Сарай мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгыш ясап, бәйрәмгә ямь өстәделәр.

 Бәйрәм чарасын алып баручы Алина Риф кызы Курочкина, үзенең ягымлы, моңлы, назлы тавышы белән тамашачы күңелен җәлеп итте.

 Аларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!

 Чара Ветераннар советы оешмасы, Ак калфак оешмасы кызлары белән китапханәдә, чәй табыны артында, уеннар, табышмаклар бәйгесе белән дәвам итте.