Әниемә бүләгем
4-нче март көнне Мортаза авыл китапханәсендә "Уңган куллар" түгәрәгенә йөрүче балалар өчен "Әниемә бүләгем" исемле иҗат остаханәсе эшләде.
Китапханәче чарага килгән балаларга кисә торган, очлы эш кораллары белән ничек эшләргә кирәк икәнлеген аңлатты һәм балалар үз куллары белән Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә чәчәкләр бәйләме ясадылар.
"Йомшак, назлы әниләр" исемле китап-күргәзмәсе эшләде, күргәзмәдә шигырьләр, хикәяләр куелды.