Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

Сугыш йөзе - хатын-кыз йөзе түгел

Сугыш хатын-кыз эше түгел диләр, әмма Бөек Ватан сугышы елларында Совет хатын-кызларының һәм яшүсмер кызларның җилкәләренә авыр сынаулар йөкләнгән. Тылда хезмәт итеп, авыр физик йөкләмәләрне дә намус белән үтиләр алар, фронтка гел ярдәм итеп торалар.

 Бүген 28-нче февраль көнне, Мортаза авылында туып-үскән Мөзәянә Фәтхулла кызы Каримовага Баулы районы җитәкчелеге тарафыннан Бөек Җиңүнең 80 еллыгына медаль һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.

 Мөзәянә апаны тәбрикләргә Крым-Сарай авыл җирлеге башлыгы Дамир Әхтәм улы Шакирҗанов, Ветераннар советы оешмасы, Ак калфак оешмасы, китапханәче һәм авыл клубы  хезмәткәрләре бардылар.

 Мөзәянә апага иң изге теләкләрен җиткерделәр, исәнлек-саулык теләделәр.

 Китапханәче "Тыл геройлары" исемле китап бүләк итте Мөзәянә Фәтхулла кызы Кәримовага.

 Мөзәянә апага бүләк бик охшады, чиксез рәхмәтен белдерде.

 Хәзерге вакытта Мөзәянә апа киче кызы Гөлҗәнәт белән кияве Рамилдә кунакта, Байларово авылында.