"Җан җылысы кирәк кешегә"
9-нчы февраль көнне Татарстанның халык язучысы, шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 87 ел тулды.
Шул уңайдан Мортаза авыл китапханәсендә "Җан җылысы кирәк кешегә" исемле әдәби сәгать үткәрелде.
Китапханәче белән сәнгать җитәкчесе чарага килгән балаларны Фәнис Яруллинның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар.Фәнис абыйның иҗаты дәүләт тарафыннан югары бәяләнгәне, ул иң дәрәҗәле әдәби премияләр лауреаты икәнлеген аңлаттылар һәм кычкырып шигырьләрен укыдылар.
"Җырларым күңел канатларым" исемле китап-күргәзмзсе эшләде, күргәзмәдә язучының китаплары урын алды.