"Без кечкенә пешекчеләр"
8-нче февраль көнне, Мортаза авыл китапханәсендә "Уңган куллар" түгәрәгенә йөрүче балалар өчен "Без кечкенә пешекчеләр" исемле туган якның милли ризыкларын өйрәнү буенча мастер-класс уздырылды.
Чарага килгән балалар "Татар милли ашлары" исемле китапны кулланып үзләренә охшаган милли ризыкны, кыстыбыйны сайлап алдылар. Балалар китапханәче һәм "Ак калфак" оешмасы белән бергәләп китаптагы рецепт буенча камыр ясадылар.
Балалар үз куллары белән камыр җәйделәр, әзерләнгән юка җәймә эченә бәрәңге боткасы салып, кыстыбыйларны кыстылар һәм сары май белән майлап, табынга куйдылар.
Кукуруз таякчыкларына куертылган сөт кушып "Рафаэлло" ясадылар.
Балалар пешекче һөнәре белән якыннан таныштылар һәм бик кирәкле һөнәр икәнлеген аңладылар.
Чара чәй табыны артында дәвам итте.
Китапханәдә "Милли ризыклар" исемле китап-күргәзмәсе эшләде, күргәзмздз татар милли ашлары һәм аш-су серләре турындагы китаплпр күрсәтелде.