Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

#Бердәмлектә көч#Своихнебросаем

13-нче гыйнварь көнне, Мортаза авыл китапханәсенә окоп шәмнәре ясар өчен "Ак калфак" оешмасы,"Совет ветеранов" оешмасы, мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл халкы чакырылды.

 Тиз арада калай консерва банкаларыннан, парафиннан, ефәк җептән, гафрокартоннан шәмнәр ясалды.Хәзерге салкын вакытта, бу шәмнәр фронтка бигрәктә кирәк, чөнки ир-егетләребез ризык пешерәләр, җылыталар, су кайнаталар. Шәмнәр өс киемнәрен, аяк киемнәрен киптерергә мөмкинлек бирә.

 Ярдәмне әзерләп озаттык. Туган яктан, туган җирдән килгән ярдәм ир-егетләребезгә җылылык һәм көч өстәсен.