"Әниемә бүләгем" иҗат остаханәсе
21-нче ноябрь көнне Мортаза авыл китапханәсендә "Әниемә бүләгем"исемле иҗат остаханәсе эшләде.
Чарада "Уңган куллар" түгәрәгенә йөрүче балалар катнашты. Алар кычкырып әниләргә багышланган шигырьләр укыдылар, табышмаклар бәйгесендә катнаштылар һәм үз куллары белән Әниләр бәйрәменә бүләкләр әзерләделәр.
Кулъяулыклар чиктеләр, бисердан беләзек һәм кәгазьдән җилпәзә ясадылар.
"Кояш гомере телим әнием сиңа..." исемле китап-күргәзмәсе эшләде, әниләр һәм әбиләр турындагы әдәбият, кул эләре күрсәтелде.