Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

"Уңган куллар" түгәрәге

14-нче ноябрь көнне, Мортаза авыл китапханәсендә "Уңган куллар" түгәрәгенә йөрүче балаларның чираттагы утырышы булып узды.

 Китапханәче чарага килгән балаларны татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштырды.Энә, качы белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм тукымаларга трафарет аша чәчәкләр бизәге төшерделәр.Балалар җиләк, чия, ромашка, ләлә чәчәкләрен сайлап алдылар һәм чигү буенча мастер-класс алдылар, әниләр бәйрәменә әзерлек эшләре башланды.

  "Ана назы җирдә ул мәңгелек!" исемле китап-күргәзмәсенә күзәтү ясалды.