"Татарстан Республикасы Конституциясе"
5-нче ноябрь көнне, Мортаза авыл китапханәсе балалар өчен "Татарстан Республикасы Конституциясе" исемле мзгълүмат сәгате уздырды.
Чара Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан оештырылды. Китапханәче чарага килгән балаларны кыскача Татарстан тарихы, Конституция кабул ителүе тарихы һәм законнар белән таныштырды.
Китапханәдә "Минем туган илем" дип исемләнгән китап-күргәзмәсе эшләде һәм китапханәче күргәзмәгә күзәтү ясады.