Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

День пожилых людей

29-нчы сентябрь көнне, Мортаза авылы Мәдәният йортында, Өлкәннәр көне уңаеннан "Олы хөрмәтебез сезгә өлкәннәр" дип исемләнгән кичә узды

.Авыл җирлеге башлыгы Дамир Әхтәм улы Шакирҗанов өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләде.Чара чәй табыны артында, җыр-бию белән күңелле итеп үрелеп барды.

Чарага килгән кунакларыбыз - Кәрим Дәүләтшин, Лилия Мазитова, Рәзил Фаррахутдиновлар үзләренең моңлы тавышлары белән авыл халкының күңелләрен җәлеп иттеләр.

Аларга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез!

 Чараның иганәчеләре Зәкуан Рәфкат улы Фәттахов һәм Дамир Әхтәм улы Шакирҗанов.

 Аларга шундый матур чәй табыны бүләк итүләре өчен бик зур рәхмәт!

 Чараны авыл клубы хезмәткәрләре һәм авыл китапханәсе берлектә оештырдылар.