Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

Акция#Своихнебросаем

17-нче сентябрь көнне, Мортаза авыл китапханәсендә чираттагы гуманитар ярдәмне әзерләп озаттылар.

  Тиз арада авыл халкы күмәкләшеп бәрәңге, көндәлек әйберләр, тәм-томнар җыйдылар.Туган яктан, туган өйдән килгән җылылык ир-егетләребезгә батырлык өстәсен.

 Җиңү яулап, туган якларына, гаиләләренә исән-имин әйләнеп кайтырга язсын дигән теләктә калабыз дип җиткерделәр авылдашлар. Барлыгы 17 капчык бәрәңге, 8 посылка әзерләп озатылды.

  Авылдашларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез! Бик зур рәхмәт барыгызгада!