"Ил күәте икмәктә"
16-нчы сентябрь көнне, Мортаза авыл китапханәсе "Уңган куллар" түгәрәгенә йөрүче балалар өчен "Ил күәте икмәктә" исемле танып-белү сәгате уздырды.
Китапханәче чарага килгән балаларга икмәк турында мәгълүматлар укыды, балалар белән бергәләп ипигә багышланган мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә алдылар, кычкырып Р.Миңнуллинның "Ипекәй", "Өчпочмак" шигырьләрен укыдылар.
"Ашъяулыкта яткан ак кояш" исемле китап-күргәзмәсенә күзәтү ясалды.