"Туган як буйлап сәяхәт"
26-нчы август көнне, Мортаза авыл китапханәсе һәм "Ак калфак"оешмасы берлектә балалар өчен "Туган як буйлап сәяхәт"исемле фольклор кичә үткәрделәр.Чара Татарстан Республикасы көненә һәм Баулы шәһәре көненә багышланды. Китапханәче чарага килгән балаларны Республика символлары, татар халкының көнкүреше, йолалары, милли киемнәре, уен кораллары һәм аш-сулары белән таныштырды.Чара барышында балалар татар халык орнаментлары белән таныштылар , чигү буенча "Чигү чигәм асыл җепләр белән" исемле мастер-класста катнаштылар, "Коймаклы торт"ясау буенча мастер-класс алдылар, канапелар ясадылар.
"Туган ягым гөлләр иле" исемле китап-күргәзмәсенә күзәтү ясалды.