"Сәләмәт гаилә - матур гаилә"
Гаилә елы кысаларында, 20-нче июль көнне, Мортаза авыл китапханәсе балалар өчен "Сәләмәт гаилә-матур гаилә" исемле күңел ачу программасы уздырды.
Чарага килгән балалар табышмаклар һәм әйтемнәр бәйгесендә катнаштылар, ике командага бүленеп төрле хәрәкәтле уеннарда һәм конкурсларда көч сынаштылар, башваткычлар чиштеләр.Чара ахырында балалар мультфильмнар карадылар.
"Гаилә учагы китапларда"исемле китап-күргәзмәсенә күзәтү ясалды.