Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

Сөрән салу йоласы

Сөрән - татар халкының борынгыдан килгән йола бәйрәмнәренең берсе.

 Язгы кыр эшләре, чәчү тәмамлангач, Татар милли бәйрәме Сабантуй уздырыла.

 1-нче июнь көнне, Сабантуй бәйрәменә Мортаза авыл китапханәсе, Ак калфак оешмасы һәм авыл клубы хезмәткәрләре берлектә әзерләнә башладылар.

 Балалар белән бергәләп йорттан-йортка йөреп сөлге, яулык, ситца, йомырка җыйдылар.Авыл халкын бәйрәмгә әйтемнәр әйтеп, җырлап, биеп чакырдылар.