Гаилә - җылы учак
15-нче май көнне, Халыкара Гаилә көне һәм Гаилә елы кысаларында, безнең китапханәдә "Гаилә-җылы учак" исемле әдәби сәгать үткәрелде.
Чарага килгән кунаклар "Гаилә" исемле викторинада катнаштылар, ребуслар чиштеләр, кычкырып Р.Миңнуллинның "Минем гаилә", Э.Шарифуллинаның "Әтиле булу кирәк", З.Гомәрованың "Без бер өйдә сигез кеше" шигырьләрен укыдылар һәм рәсем бәйгесендә катнаштылар.
"Гаилә -бәхет ачкычы" исемле китап-күргәзмәсенә күзәтү ясалды.