Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

"Әниемә бүләгем"

24-нче ноябрь көнне, Мортаза авыл китапханәсендә "Уңган куллар" түгәрәгенә йөрүче балалар өчен, иҗади остаханә эшләде.

 Китапханәче чарага килгән балаларга бисер белән үрү буенча мастер-класс күрсәтте, бисернең нәрсәдән ясалуы турында аңлатты һәм кыскача тарихы белән таныштырды. Балалар үз куллары белән әниләр бәйрәменә бүләкләр әзерләделәр. Төймә, беләзек, йөзек үрделәр һәм шигырьләр сөйләргә өйрәнделәр.

 "Ана -бөек исем" дип исемләнгән китап-күргәзмәсенә күзәтү ясалды.