Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

#Ярдәмянәшә#Своихнебросаем

5-12-нче октябрь көннәрендә, Мортаза авыл халкы чираттагы гуманитар ярдәмне әзерләделәр.Авыл халкы күмәк булып, 18 капчык бәрәңге,чәй,кофе,беренче чираттагы кирәк-яраклар, чәй янына тәмлюшкалар җыйдылар һәм үзләренең изге теләкләрен, сәләмнәрен җиткерделәр.

 СВОда хезмәт итүче егетләребез исән-имин әйләнеп кайтсыннар туган җирләренә.Авыл халкына бик зур рәхмәт!