Кадерлеләребез
30 -нчы сентябрь көнне, Мортаза авыл мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан "Кадерлеләребез" исемле күңел ачу программасы уздырылды.
Чарага килгән авыл халкын, авыл җирлеге башлыгы Дамир Әхтәм улы Шакирҗанов бәйрәм белән тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерде. Чара концерт номерлары, шигырь юллары белән чорналып барды. Чараны авыл клубы белән китапханә бергәләп оештырдылар.