Бар иҗатымны балаларга бирәм
Сентябрь аенда ,Бөек татар халык язучысы, Абдулла Алишның тууына 115ел тула. Шул уңайдан, 6-нчы сентябрь көнне, Мортаза авыл китапханәсе балалар өчен "Бар иҗатымны балаларга бирәм"исемле әдәби сәгать үткәрде.
Чарага килгән балалар Абдулла Алишның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, кычкырып әсәрләрен, әкиятләрен, хикәяләрен укыдылар.Язучының әкиятләре буенча төзелгән башваткычлар чиштеләр.
"Абдулла Алиш әкиятләре бай мирас" исемле китап-күргәзмәсенә күзәтү ясалды.