"Күңелле шигырьләр утравы"
Август аенда, халкыбызныңбөек шәхесе, татар халык шагыйре Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулды. Шул уңайдан, 23-нче август көнне, Мортаза авыл китапханәсе балалар өчен "Күңелле шигырьләр утравы"дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.
Китапханәче чарага килгән балаларны Роберт Миңнуллинның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды.Балалар кычкырып "Малай -шалайлар", "Әни,мин көчек күрдем", "Мөгезборын белән Озынборын", "Кунакка килегез"язучының китапларыннан шигырьләрен укыдылар.
"Роберт Миңнуллин - балалар шагыйре" исемле китап-күргәзмәсенә күзәтү ясалды.