Изге гамәлләр кылып яшик
6-нчы август көнне, Мортаза авыл китапханәчесе, авылның "Рәхимә" мәчетендә үткәрелгән күркәм һәм зур мәҗлесендә катнашты, чара мәчет төзелүгә 10 ел тулу уңаеннан оештырылды.
Мәчетебездә Коръән укылды, борынгы мәчетләр турында мәгълүмат бирелде.Мәчеткә җыелган авыл халкы, балалар һәм кунаклар, учакта пешгән плау белән авыз иттеләр, аралашып, чәй табыны артында әңгәмә алып бардылар.