"Иминлек әлифбасы"
31-нче июль көнне, Мортаза авыл китапханәсе балалар өчен "Иминлек әлифбасы" исемле квест-уен үткәрде.Китапханәче чарага килгән балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл билгеләре белән таныштырды.
Балалар юл билгеләрен "Җәяүлеләр хәрәкәте тыелган", "Велосипедлы сукмак", "Автобус тукталышы", "Шлагбаум белән күченү"эзләп таптылар һәм яшерен җөмләне җыйдылар. Кычкырып Ә.Шакирова, Ә.Абдуллина "Сак булырга өйрәнәм", Т.Шакирова "Юл хәрәкәте билгеләре", Р.Валиева "Күңелле светофор", А.Усачёв "Правила дорожного движения" китапларыннан өзекләр укыдылар.
"Иминлек әлифбасы балаларга" исемле китап-күргәзмәсенә күзәтү ясалды.