«Безнең заман геройлары»
28-нче июль көнне, Мортаза авыл китапханәсендә, махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашу булды. Чарага Крым-Сарай авыл җирлеге башлыгы Дамир Әхтәм улы Шакирҗановта килде, ул егетләребезгә иң изге теләкләрен җиткерде һәм рәхмәтен белдерде.
Чара барышында килгән кунаклар егетләребезгә төрле сораулар бирделәр, аларның көн күрешләре белән кызыксындылар.Ир-егетләребез илне саклау безнең бурычыбыз диделәр һәм горурлык хисе белдерделәр.
Китапханәче чарага килгән егетләребезгә рәхмәтен белдерде һәм исән -сау, җиңү яулап кайтуларын теләде.Чара самовар артында тәмле чәй эчеп, алып барылды.