Чишмәләр - табигать ачкычлары
24-нче июль көнне, Мортаза авыл китапханәсе "Вода России" акциясына кушылды һәм балалар өчен "Бәхет" чишмәсенә барып экологик сәгать уздырды.Балалар җиң сызганып чишмә тирәсен җыештырып алдылар, бергәләп җыештыру бигрәк күңелле булды.
Китапханәче авылның чишмәләре турында риваятьләр сөйләде.Аларның кайда, ничек килеп чыгуларын аңлатты.Чишмәләрнең табигый байлык икәнлеген, изге җир булуын балаларга төшендерде.Чарага килгән балалар табышмаклар бәйгесендә катнаштылар.