Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

«Сәләмәтлек - зур байлык»

21-нче июль көнне, Мортаза авыл китапханәсе балалар өчен "Сәләмәтлек -зур байлык" исемле күңелле стартлар оештырды.

  Балалар ике командага бүленеп "Җитезләр" һәм "Тапкырлар" төрле хәрәкәтле уеннарда, конкурсларда, әдәби викторинада, башваткычларда көч сынаштылар.Чараның җиңүчесе - татулык, бердәмлек һәм дуслык булып чыкты.