Единый день фольклора
22-нче июль көнне, Мортаза авыл китапханәсе "Россияда бердәм фольклор көне" акциясына кушылды һәм балалар өчен "Әбием сандыгы" исемле фольклор кичә үткәрде.Китапханәче чарага килгән балаларны татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре белән таныштырды һәм чигү буенча мастер-класс ясады.Чарага килгән балалар үз куллары белән чәчәкләр, яфраклар чигергә өйрәнделәр һәм әби-бабаларыбыздан калган төрле татар халык уеннарында "Самовар", "Кап та коп", "Очты-очтылар", "Йөзек салу"катнаштылар.Татар халык уен -кораллары "Гармун", "Хромка", "Курай" белән таныштылар, уйнаптп карадылар.
Балаларга бик охшады, чара самовар артында тәмле чәй эчеп тәмамланды.
"Тылсымлы бизәкләр" исемле күргәзмәгә күзәтү ясалды.