"Алсу гөлләр бакчаларда"
20-нче июль көнне, Мортаза авыл китапханәсе балалар өчен "Алсу гөлләр бакчаларда"исемле эко-лото уздырды.
Китапханәче чарага килгән балаларны хушбуй исле чәчәкләрнең тарихы белән таныштырды. Балалар табышмаклар бәйгесендә катнаштылар, кычкырып чәчәкләр турында Р.Бәшәр "Ландыш", Ә.Афзалова "Ромашка", З.Минһаҗев "Чәчәкле өйләр", Ә.Габиди "Күлдәвектә кояш көлә" шигырьләре укылды.
"Чәчәкләр мозаикасы" исемле китап-күргәзмәсенә күзәтү ясалды.