Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

Рәхмәт сезгә исән калганнар! Хәтердә сез һәлак булганнар!

8-нче май көнне, Бөек Ватан сугышы бетүгә 78 ел булу уңаеннан, Мортаза мәдәният йорты фойесында "Рәхмәт сезгә исән калганнар! Хәтердә сез һәлак булганнар!" дип исемләнгән китап-күргәзмәсе эшләде.

  Китапханәче килгән кунакларны күргәзмәдәге вакыйгалар, батырлыклар, үткән сугыш тарихы турындагы әдәби әсәрләр белән таныштырды.

  Күргәзмәдәге әдәбият балаларда да, өлкәннәрдә дә ихтыяҗ белән файдалана.