"Чернобыль - гасыр фаҗигасы"
26-нчы апрель көнне, Мортаза авыл китапханәсе балалар өчен "Чернобыль -гасыр фаҗигасы"исемле искә алу чарасы уздырды һәм Әксән Мәрдәншин белән очрашуга бардылар.
1986 елның 26-нчы апреле көнне, илебездә зур фаҗига була. Чернобыль атом - электр станциясенең IV блогында шартлау яңгырый.
Илнең төрле почмагыннан эшче көчләр чакырыла башлый.Алар арасында безнең авылдашыбыз Әксән Гәббәс улы Мәрдәншин да була. Ул атом - электр станциясендәге авариянең нәрсә икәнлеген, аның китергән зыянын үз күзләре белән күреп кайта.
Ватан чакыруы буенча Чернобыльга ярдәмгә барып, үз сәләмәтлекләрен куркыныч астына куеп, кешелекле радиоактив чумадан саклап калулары өчен бик зур рәхмәт аларга!
Әксән абый китапханәнең актив укучысы, бүләккә алып барган китапларны шатланып кабул итте һәм бик зур рәхмәтен белдерде.