"Сандугачтай моңлы Тукай теле"
25-нче апрель көнне, Мортаза авыл китапханәсе балалар өчен "Сандугачтай моңлы Тукай теле" исемле әдәби сәгать үткәрде.
Китапханәче чарага килгән балаларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Кычкырып "Шүрәле", "Сарык белән кәҗә", "Су анасы", "Бала белән күбәләк" әкиятләрен һәм шигырьләрен укыдылар.
"Тукайның әкият дөньясында" исемле китап-күргәзмәсенә күзәтү ясалды.