Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

Туган ягым - гөлләр иле

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы булу уңаеннан, 10-нчы апрель көнне, Мортаза авыл китапханәсендә "Туган ягым -гөлләр иле"исемле туган якны өйрәнү сәгате булып узды. Китапханәче чарага килгән кунакларны авыл тарихы белән таныштырды.

  Табигатьне тануың, туган ягыңның хезмәтчел кешеләренә һәм дә, әлбәттә, төрле һөнәр ияләренә соклануың белән үрелеп бара безнең тарихыбыз.Язучы Габидә Мәрданованың "Туган җир", "Насыйхат" шигырьләре кычкырып укылды.

  "Авылымның гүзәллеге китапларда язылган" исемле китап-күргәзмәсенә күзәтү ясалды.