Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

"Халкыбызның тугры улы"

15-нче февраль көнне патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин исемендәге премия лауреаты Муса Җәлилнең тууына 117 ел.

  Шул уңайдан Мортаза авыл китапханәсе,укучы балалар өчен "Халкыбызның тугры улы" дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде.

  Чарага килгән балалар шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән таныштылар. Кычкырып "Кызыл ромашка" исемле шигырен укыдылар.

"Муса Җәлил - герой шагыйрь" исемле китап-күргәзмәсенә күзәтү ясалды.