"Туган җире кирәк кешегә"
Татар халык язучысы, прозаик,драматург Фәнис Гатаулла улы Яруллинның тууына 85 ел(1938-2011).
6-нчы февраль көнне, Мортаза авыл китапханәсе язучының иҗатына багышланган "Туган җире кирәк кешегә" исемле әдәби сәгать үткәрде.
Чарага килгән балалар язучының биографиясе, иҗаты белән таныштылар. Кычкырып "Сөенечләр бүлешү", "Урман кызы" әсәрләреннән өзекләр һәм шигырьләр укыдылар.
"Шигырьләрем булсын дәва" исемле китап-күргәзмәсенә күзәтү ясалды.