Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

«Туган ягым – яшел бишек»

19-нчы март көнне, Мортаза авыл китапханәсендә урманнар көне уңаеннан "Туган ягым -яшел бишек" исемле танып-белү сәгате үткәрелде.

   Чарага килгән укучы балалар "Яшел аптека", "Урманчы утравы", "Урман флорасы", "Урман аланы", "Китаптан эзләп тап" исемле урман тукталышларында булдылар. "Табигать бизәкләре" китабыннан төзелгән сорауларга җавап бирделәр.

   "Табигать-безнең хозурлыгыбыз" исемле китап-күргәзмәсенә күзәтү ясалды.