Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

“Күкнең матурлыгы-йолдызларда, җирнең гүзәллеге-кызларда”

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, 5 -нче март көнне, Мортаза авыл китапханәсендә "Күкнең матурлыгы-йолдызларда, җирнең гүзәллеге-кызларда" исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

   Китапханәче гүзәл затларны якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән тәбрикләде. Кунаклар төрле уеннарда, конкурсларда һәм башваткычларда катнаштылар, җырлап, шигырьләр сөйләп күңел ачтылар. Чарага "Хатын-кызлар дөньясында" исемле түгәрәгенә йөрүчеләр чакырылды.

  "Традицияләргә тугрылык-киләчәккә ышаныч" дип исемләнгән китап-күргәзмәсенә күзәтү ясалды.