Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

Әдәби сәгать “Туган телем, назлы гөлем”.

21-нче февраль көнне, Мортаза авыл китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган "Туган телем,назлы гөлем"  исемле әдәби сәгать үткәрелде.

  Чарага килгән китап сөюче балалар Г.Тукайның "Туган тел", Р.Миңнуллинның  "Туган телемә", Р.Гатауллинның "Туган телем" шигырьләрен кычкырып укыдылар һәм табышмаклар, әйтемнәр бәйгесендә катнаштылар.

   Китапханәче  "Туган телне кадерләгән халык - бердәм булыр" исемле китап-күргәзмәсенә күзәтү ясады.