Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

"Җан җылысы кирәк кешегә"

9-нчы февраль көнне, татар халык язучысы Фәнис Гатаулла улы Яруллинның тууына 83 ел тулу уңаеннан Мортаза авыл китапханәсе һәм авыл клубы берлектә "Җан җылысы кирәк кешегә" исемле әдәби сәгать үткәрделәр.

  Чарага килгән балалар язучының биографиясе белән таныштылар, кычкырып шигырьләрен укыдылар, видео-презентация карадылар.

  "Туган якның - тугры улы" исемле китап-күргәзмәсенә китапханәче күзәтү ясады.