“Исәнме! Китап сөюче дустым!”
24-нче октябрь көнне, Мортаза авыл китапханәсендә "Исәнме! Китап сөюче дустым!" исемле ачык ишекләр көне булып узды.
Китапханәче килгән китап сөючеләрне яңа килгән китаплар белән таныштырды һәм китап сайлап алуда ярдәм күрсәтте.