Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

“Әй, безнең язмыш”

"Сугышның йөзе хатын -кызныкы түгел..."проекты кысаларында, 20-нче август көнне, Мортаза авыл китапханәчесе Ильзия Латыпова, тыл хезмәтчәне Мөсәмә Мәхәсим кызы Шәмсуллина белән очрашуга барды.

  Мөсәмә Шәмсуллина 1932 елның 11-нче октябрендә Мортаза авылында туып -үсә. авыл мәктәбендә 6-нчы сыйныфка кадәр укып белем ала. Әтисен фронтка озаткач, яшь кыз балага эшләргә туры килә, ул бишенче сыйныфта укыган вакытта авыл җирлеге идарәсендә җыештыручы булып хезмәт куя.

   1957-нче елда Минзаһит Шәмсуллин белән тату гаилә коралар,бер кыз һәм ике ир-егет үстерәләр.Мөсәмә Шәмсуллина лаеклы ялга киткәнчегә кадәр "Панарин" исемле совхозда төрле эштә хезмәт куя.